Авыл яшьләре тик ятмый

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Гыйнвар аеннан башлап кизләүлеләр һәр көн саен мәктәпнең спорт залына волейбол уйнарга йөри. Мәктәп директоры Рәис Ганиев һәм физик тәрбия укытучысы Әсләм Кәбиров оештырган секциягә мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән бергә  урта яшьтәгеләр дә волейбол уйнарга  бик теләп киләләр, ә ял көннәрендә шәһәр кунаклары да кайта икән. Командалар арасында ярышлар да оештырыла. Волейбол исә авыл яшьләренең сәламәтлеген дә арттыра,  үзара татулыкны да ныгыта.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International