24 мартта Нурлат “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушыла. Бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Хәммәдиев ур., 19) 8.00дән 16.00гә кадәр нотариус, суд приставы, адвокат, прокуратура хезмәткәрләре халыкка түләүсез ярдәм күрсәтәчәкләр. Белешмәләр өчен тел.:2-28-24.