Узган ел Колбай Мораса авыл җирлеге Татарстанда игълан ителгән бәйгедә катнашып, 1 миллион грант откан иде. Аңа "Беларусь-320.4 М"тракторы алдылар. Февральдә техника Казаннан Морасага кайтты.Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Сафина әйтүенчә, "Беларусь" авыл урамнарын, юл кырыйларын тәртиптә тотуда кулланылачак.