Студентлар да кайтсамы...

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Табиблар  грипп белән авыручыларның саны артуын нәкъ менә студентларның каникуллары белән бәйли. Әлегә исә Нурлат үзәк район хастаханәсеннән әйтүләренчә, район территориясендә бу яктан хәл тыныч. 
–    Гыйнвар азаыгнда студентлар кайта башлый. Гадәттә гриппның килүен без аларның кайтуы белән бәйлибез. Авыру Әлмәт кустыннан башлана, 3-6 көннәрдән соң Нурлатка килеп җитә, – ди баш табибның эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова. 
Узган елда районда гриппның 40 очрагы рәсми трекәлгән, шуларның 34е   Р1N1-2009 “гонконг гриппы” буларак лаборатор расланган. 
–    “Гонконг” гриппының өч атамасы бар, шуларның берсе – “дуңгыз” гриппы. Ул сулыш юллары һәм үпкәгә дә бик тиз өзлегүләр китереп чыгарудан тыш, пневмониягә дә китерергә мөмкин. Ә ул бик куркыныч һәм дәвалауга авыр бирешә, – ди Татьяна Геннадьевна. 
Әлбәттә инде, иң яхшы профилактика чарасы булып вакцинация тора. Быел специфик профилактика – иммунлаштыру белән 20149 нурлатлы колачланган, бу район халкының 34,6 проценты, бу яхшы күрсәткеч санала. Прививка ясатырга өлгермәүчеләргә исә вируска каршы препаратлар, битлекләрне зпапаска алып куярга кирәк, дип киңәш бирә табиб.
–    Специфик булмаган препаратларга оксолин мазен, аскорбинка, вимтаминнарны кртергә була. Балалар бакчаларында суган һәм сарымсак салынган медальоннар ясарга, чыныктыручы процедуралар үткәрергә киңәш итәбез, – ди Татьяна Соренкова. – Һәм бу чорда һава торышы буенча киенү, дөрес туклану да мөһим. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International