Хөрмәтле нурлатлылар!

2016 елның 11 июне, шимбә

Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бу көн һәркайсыбызга бөек илнең үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле булуыбызны тоярга мөмкинлек бирә.Тарихыбыз күрсәткәнчә, илнең төп байлыгы – кешеләр. Шуңа социаль тотрыклылыкка, милләтара диалогның һәм конфессияара дуслыкның үсүенә зур игътибар бирелә, аның нәтиҗәсе буларак районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре тынычлык һәм дуслыкта гомер кичерә.
Кадерле якташлар! Бу кояшлы җәйге көннәрдә сезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек һәм бөек илебез өчен горурлык хисләре кичерүегезне телим! Илебездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International