Бүген Халыклар дуслыгы йортында Нурлат районының идарәчел командасы өчен “Команда высоких достижений – Уңышлы төркем” квалификацияне күтәрү программасы буенча укулар башланып китте. Укулар башланыр алдыннан җыелучыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләп, мондый тренингларның мөһимлеген ассызыклады һәм уңышлы эш теләде.