Нурлатта өлкәннәр белән эштә “Ретро-терапия” ярдәмгә килә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа технологиясе – “Ретро-терапия” хатирәләр белән уртаклашу терапиясе кертелә башлады. Технология өлкәннәр белән тормышларындагы күңелле мизгелләрне искә төшерү, узган елларның фоторәсемнәрен карау, яшьлек җырларын башкаруны үз эченә ала. Шул көннәрдә бүлек белгечләре сугыш ветераны Ирек Исхак улы Алишев янында булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International