Заречный поселогы балалар бакчасы нәниләре янгын сүндерү частенә экскурсиягә бардылар

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Заречный поселогы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен Чулпан авылындагы янгын частена экскурсия эшнең мавыктыргыч формасы булды.Янгын сүндерүчеләр балаларга үз һөнәрләре турынлда сөйләделәр, тавыш һәм ут сигнализациясен күрәттеләр. Балаларның күбесе янгын сүндерү машинасы руле артына үзләре дә утырып карады. Ә экскурсиядән соң балалар бакчасында “Сак булыгыз, ут!” дип аталган күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International