Иминлек – беренче планда

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Пәнҗешәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин рәислегендә терроризмга  каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Комиссиянең максаты – Бөек Җиңүнең 73-еллыгы уңаеннан уздырылучы бәйрәм чаралары вакытында, кешеләр күп җыела торган торган урыннарда һәм “Курорт» планын үтәү вакытында, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында  террор актларын һәм иҗтимагый куркынычсызлык чараларын халыкка кисәтү.

Җиңү бәйрмәме һәм фубол буенча дөнья чемпионаты жәмәгать тәртибе һәм иминлек чаралары хакында полициянең җәмәгать иминлеге начальнигы Дмитрий Фомин чыгыш ясады, аның чыгышын район башкарма комитетынының мәдәният бүлеге начальнигы Ләйсән Нәфыйгина тулыландырды. Район күләмендә система эшләнгән. Бәйрәмнәр вакытында иминлек чараларына шәхси сак предприятиеләре, ирекле халык дружиналары отрядлары, “Форпост» һәм полиция хезмәткәрләре тартылачак. Балалар лагерьларенда һәм су коену урыннында да иминлек контрольдә.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесеалда телгә алынган сорауларның мөһимлегенә басым ясап, гражданнар ииминлегенә кагылышлы мәcьәләләргә игътибарлы һәм уяу булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International