Лаеклы көрәштеләр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне кикбоксинг буенча ачык республика фестивале үтте. Аны Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе оештырды.

Ярышларда 8-15 яшьлек 70 малай һәм кыз катнашты. Безнең спортчылардан кала, анда Аксубай районыннан, Димитровград шәһәреннән һәм Самара өлкәсенең Клявлино авылыннан килгән балалар да чыгыш ясады. Фестивальнең ачылу тантанасында балаларны һәм аларның әти-әниләрен спорт мәктәбе тренер-укытучысы Евгений Казаев, Халыклар дуслыгы йортындагы бокс секциясе җитәкчесе Олег Власенко, шулай ук читтән килгән командалар остазлары сәламләделәр.

Кикбоксинг шунда ук тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Күпчелек катнашучылар өчен ул беренче ярыш тәҗрибәсе булса да, көчләрен кызганмыйча ярыштылар. Ярышлар лайт-контакт кагыйдәләре буенча үтте. Ягъни бил алышу мәйданчыкта алып барыла, шул ук вакытта аяк белән дә, кул белән дә сугарга ярый. Баш хөкемдар ярышларның спорт законнары буенча үтүен контрольдә тотты.

Димитровград командасы җитәкчесе, атказанган спорт мастеры Алексей Трифоновның Нурлатка беренче тапкыр гына килүе икән.

– Яшь кикбоксчыларга ешрак ярышырга кирәк. Әлеге турнир – моның өчен яхшы мөмкинлек. Әгәр спортчы уңышсыз чыгыш ясап, оттырса, ул үзе өчен нәтиҗәләр чыгарып, киләчәктә тагын да ныгыячак һәм күпкә көчлерәк булачак, – дип билгеләп үтте Алексей Вячеславович.

Бу көнне уңыш нурлатлылар ягында булды. Халыклар дуслыгы йортына йөрүче Булат Шиһапов, Шамил Әхмәдиев, Равил Мөхәммәтҗанов, Кирилл Чернобровин һәм Алексей Иванов бик яхшы чыгыш ясап, пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүчеләр дә күп тапкырлар иң яхшылар өчлегенә керде. Тренер-укытучы фикеренчә, бигрәк тә финал ярышларын атап үтәргә мөмкин. Аларда Ильяс Хөснетдинов, Тимур Сафин, Булат Шайдуллин, Данил Морозов, Искандер Шаяхметов, Дамир Мухаметов, Данил Бикинеев һәм Иван Маринин җиңү яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International