Җәмәгать советы киңәште

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне Нурлат муниципаль районы Җәмәгать  советы узган һәм 2017 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрүгә йомгак ясады. 
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, тикшерү районның барлык мәдәни һәм белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән. Бу 55 клуб һәм мәдәният йорты, 2 музей, 1 киночелтәр оешмасы, җирлекара үзәк китапханәнең 43 филиалы, шулай ук 64 мәктәп һәм балалар бакчасы. 
–    Бүгенге көндә бәйсез бәяләү эше тәмамланды. Җәмәгать советы халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте. Әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып эш планы төзелде, – дип нәтиҗә ясады районның җәмәгать советы рәисе Флюра Морзаханова. 
Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча үз фикерен район территориясендә мәгариф, мәдәният өлкәсендә социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча оешма-оператор вәкиле Мария Комиссарова да җиткерде. Утырышта катнашучылар бу юнәлештә эшне канәгатьләнерлек дип таптылар. 
Очрашу азагында Җәмәгать советы әгъзалары республика социаль ориентланган коммерцияле булмаган оешмалар форумында, бәйгеләр һәм грантларда  катнашуга кагылышлы мәсьәләләр  турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International