Төзексез мичләр янгынга сәбәп була

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Нурлат җылылык челтәрләре” җәмгыяте объектларында профилактик тикшерүләр үткәрде, чөнки мичләрнең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан янгыннар нәкъ менә җылылык сезоны – суыклар башланган чорга туры килә бит. Җылылык сезоны алдыннан мичләрне тикшереп, ремонтларга, төтен юлларын корымнан чистартып, агартырга кирәк. Төзек булмаган мичләр, каминнар һәм төтен юллары эксплуатацияләнергә тиеш түгел. Шунысын да истә тоту мөһим, мичнең төтен тартучанлыгы, җылы бирүчәнлеге, экономиялелеге һәм матурлыгы гына түгел, куркынычсызлыгы да бәяләнә. Дөрес төзелмәгән мич янгын китереп чыгарырга мөмкин. Мондый аяныч хәлләргә төшмәс өчен, мич төзүне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш булмаган кешеләргә ышанып тапшырмагыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International